Кама Тамагы районында район башлыгы Вазыхов Наил Альбертович социаль өлкә хезмәт коллективы белән очрашты.
Чара барышында 2023 елда башкарылган эш турында мәгълүмат бирелде һәм районның 2024 елга үсеш перспективалары билгеләнде.
Төп игътибар мондый мөһим темаларга бирелде: социаль ярдәм һәм хезмәт күрсәтү чараларын оператив һәм сыйфатлы күрсәтүне тәэмин итү, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне өйдә әйләнеп чыгу, шулай ук "Демография"милли проектын гамәлгә ашыру.
Мондый очрашулар җитәкчелек белән халык арасында мөһим элемтә механизмы булып тора, алар көнүзәк проблемалар турында фикер алышырга һәм безнең районда тормыш сыйфатын яхшырту өчен уртак чишелешләр табарга мөмкинлек бирә.