Кама Тамагы районы администрациясендә эш атналыгы район башлыгы тарафыннан оешма һәм предприятие җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәрелгән атналык планеркадан башланды, анда агымдагы мәсьәләләр тикшерелде, узган атнага йомгак ясалды.
Муниципаль районда автомобиль юллары турында «Татавтодор»ААҖ Апас филиалының Кама Тамагы ДРСУ начальнигы Ганьятуллин Рамил Харис улы сөйләде.
Бүләкләү документларын рәсмиләштерү турында Кама Тамагы муниципаль районы Советы Аппаратының Оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Николаева Людмила Николаевна хәбәр итте.
"Кама Тамагы РГВО"ДБУ начальнигы Шакиров Руслан Рашат улы авыл хуҗалыгы хайваннары бруцеллезын профилактикалау һәм аның район территориясендә таралуына юл куймау буенча чаралар үтәлеше турында хәбәр итте.