Кама Тамагы районы администрациясендә торак урын сатып алуга яки шәхси торак төзелеше объектын булдыруга социаль түләү алу хокукы турында таныклык тапшырылды.
Наил Альбертович яшь гаиләләрне тормышларындагы шатлыклы вакыйгалары белән котлады, аларга яңа йортларында бәхет, иминлек һәм уңайлылык теләде.
Сәфәровлар һәм Йосыповларның ике яшь гаиләсе торак мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге бирә торган таныклыкларның бәхетле ияләре булды.