Зәйнуллина Әлфия Хәйретдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Зәйнуллина Әлфия Хәйретдиновнаны юбилее белән Кама Тамагы районы башлыгы урынбасары Гыйниятов Илнур Таһир улы һәм Кече Салтык авыл җирлеге башлыгы Җиһаншин Айрат Гаптолхай улы котладылар.

Зәйнуллина Әлфия Хәйретдин кызы 1934 елның 25 февралендә Яшелчә авылында туган. Хезмәт юлы Казан шәһәрендә 1950 нче елда башлана, тимер юл депосында төрле эшләр башкаручы булып эшкә урнаша.

1951- 1954 нче елларда Казан шәһәрендә тегү фабрикасында тегүче булып эшли. Аннары авылга кайта, тормыш корып авылда яши башлый. Һәм 1971 нче елга кадәр тавык фермасында эшли.

1964 нче елда йомырка алу планы буенча район күләмендә беренче урынга чыга һәм фотосы район Почет тактасына куела.

1971 нче елдан алып лаеклы ялга чыкканчыга кадәр көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына (КБО) заказлар кабул итүче булып эшли.

2 бала тәрбияләп үстерде, хәзерге вакытта улы Рәшит - килене Рәмзия тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International