Кулланучылар хокукларын суд тәртибендә яклау мәсьәләләре буенча 2024 елның 11-12 март көннәрендә район халкы Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кайнар линиясенә мөрәҗәгать итә ала.
Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:
- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә тәүлек әйләнәсе 8-8005554943 телефоны буенча;
- кулланучылар өчен консультация үзәгенең "кайнар линиясе" буенча (843) 221-90-16 телефоны буенча көн саен 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес;
- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә 273-15-83 телефоны буенча;
- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлегендә 8 (84377)2-12-46 телефоны буенча