Шакирова Мөнирә Борһан кызы Кама-Тамагы районы Иске Барыш авылында дөньяга килә.
1942 елда Иске Барыш авылы мәктәбенә укырга керә.7 сыйныфны тәмамлап 15 яшендә колхозда эшли башлый. Колхозда башта сабанчы булып, аннары эскертләүдә,аннан соң 10 ел сыер савучы, бозау караучы булып эшли.
Авыл хуҗалыгында һәм терлекчелектә 40 ел хезмәт куя.1950 елда Барыш авылы егетенә кияүгә чыга. Алар ире белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр.
Хәзерге көндә Мөнирә апа авыл остабикәсе булып үз нигезендә гомер итә.