Муниципаль районы Башлыгының мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлавы

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

2024 елның 25 марты - мәдәният хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле Кама Тамагы районы мәдәният хезмәткәрләре һәм сәнгать эшлеклеләре!

Чын күңелдән Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Мәдәният халыкларны һәм буыннарны берләштерә, җәмгыятькә гармонияле һәм һәрьяклап үсеш алырга мөмкинлек бирә, үзендә гуманизм һәм матурлыкның мәңгелек идеяләрен йөртә. Ул традицияләрдә һәм халык иҗатында гына түгел, ә заманча сәнгатьтә дә яши. Һәм аны сез - талантлы, җанлы, битараф булмаган һәм мавыккан кешеләр дәвам итәсез.

Сез башкалар ял иткәндә эшлисез, кешеләргә үз җаныгызның байлыгын мул итеп бирәсез, матурлык белән аралашу шатлыгын бүләк итәсез. Сезнең иҗади эшчәнлегегез ярдәмендә җәмгыятебезнең рухи үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертелә: уникаль традицияләр һәм гореф-гадәтләр саклана, республикабыз халыкларының мәдәни мирасы арта.

Сезгә ныклы сәламәтлек, хезмәтегезне кадерләүчеләр, куәтле иҗади энергия, бетмәс илһам чыганагы телим.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы                                    Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International