Хөрмәтле мөселманнар!
Сезне Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Ураза бәйрәме изге Рамазан аеның төп дини каноннарын рухи чистарту, тынычлык сөю, мәрхәмәтлек, игелекле эшләр башкаруны гәүдәләндерә. Ул безне эшләгәннәребезгә намус белән карарга, якыннарыбыз турында кайгыртырга, ата-бабаларыбызның истәлегенә сакчыл карарга, тарихи һәм мәдәни традицияләрне хөрмәт итәргә чакыра.
Бу якты бәйрәм көч һәм илһам өстәсен, игелекле гамәлләр кылуга ярдәм итсен, һәр гаиләгә шатлык бирсен, һәр йортка җылылык, бәхет һәм мәхәббәт китерсен!
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А. Вазыйхов