6 апрельдә Казан шәһәрендә "Искиткеч вожатый 2024"республика отряд вожатыйлары конкурсының финалы узды.
Финал сынавында конкурсның муниципаль һәм зона этапларында җиңүчеләр — Татарстанның иң яхшы егерме вожатыйсы катнашты. МББУ "Рудницкая урта гомуми белем бирү мәктәбе" нең 10 нчы сыйныф укучысы Ахәдиева Азалия Кама Тамагы районын лаеклы тәкъдим итте.
Финалның барлык этапларын узгач, Азалия «Татарстан Республикасының иң заманча отряд җитәкчесе»номинациясендә җиңүче булды.