МР башлыгының җирле үзидарә көне белән котлавы

2024 елның 19 апреле, җомга

Хөрмәтле Кама Тамагы районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Муниципаль хакимият органнары гражданнар һәм дәүләт арасында мөһим бәйләүче звено, ә аларның компетентлыгы һәм ачыклыгы җирле дәрәҗәдә дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлешләрен нәтиҗәле гамәлгә ашыруның нигезе. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең бурычлары исемлегенә иң беренче чиратта торак пунктларны төзекләндерү, җәмәгать тәртибен тәэмин итү, территориянең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре керә. Бүген безнең уртак бурыч – халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, предприятиеләр һәм оешмаларның уртак тырышлыгы белән безнең районны яшәү, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы итү.

Җирле үзидарә хезмәткәрләренә, ветераннарга һәм депутатларга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм татулык, Кама Тамагы районы һәм аның халкы файдасына җирле үзидарәне ныгытуда яңа уңышлар телим.

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А. Вазыхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International