Бөек Ватан сугышы чоры балалары хәзер гомерләренең алтын көзендә. Чәчләренә чал төс иңгән , матур булып кала белгән татар хатыннары арасында Флюра апа Мөхәмәдеева да бар.
Ул 1934 нче елда Кече Салтыкта гаиләдә өченче бала булып туа. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә, әтисе фронтка китә.
4 сыйныфны тәмамлагач ук, хуҗалыкта ярдәм итә, 19 яшендә фермага сыер саварга керә, бер ел эшләгәч, Казанга китә, юл төзелешендә эшли. Әмма гомерен авыл белән бәйли, тормыш кора һәм яңадан сыер савучы булып эшкә керә.
Лаеклы ялга чыкканчы фермада эшли, социалистик хезмәт ударнигы, күпсанлы мактау кәгазьләре, медальләре бар. Ире Харис абый белән 4 кыз үстерәләр. Хәзерге вакытта кызлары тәрбиясендә яши.