Бөек бәйрәм алдыннан Кама Тамагы районының барлык авыл җирлекләрендә сугыш ветераннарын, тол хатыннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен котлаулар дәвам итә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм "Август-Кама Тамагы" ҖЧҖ компаниясе исеменнән котлау открыткалары һәм азык-төлек пакетлары тапшырылды.
Очрашулар җылы шартларда уза, өлкәннәр кунаклар белән рәхәтләнеп аралаша, авыл җирлекләре башлыклары үз чиратында сәламәтлек торышы һәм халыкның проблемалары белән кызыксына.