МР Башлыгы Наил Альберт улы Вазыховның Җиңү көне белән котлавы

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

ХӨРМӘТЛЕ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАННАРЫ,

ХЕЗМӘТ ФРОНТЫ ВЕТЕРАННАРЫ!

КАДЕРЛЕ ЯКТАШЛАР!

Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

 Бу көнне без  геройларыбызның сүнмәс данына баш иябез, үткән гасырның иң каты сугышында җиңгәннәренә, аларның ныклыгына һәм батырлыгына тирән хөрмәт күрсәтәбез. Халкыбызның бердәмлеге аркасында фашизмның караңгы көчләре тар-мар ителде. Бу тынычлык безгә бик кыйммәткә төште һәм без аны киләсе буыннарда сакларга бурычлыбыз.

Ветераннар саны елдан-ел кими бара, әмма аларның исемнәре һәм хезмәтләре безнең хәтердә мәңгегә калачак. Алар алдында баш иябез...

Бу якты һәм истәлекле көнне ветераннарга һәм Ватан бәйсезлеген яклаган кешеләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел җылысы, тынычлык, бәхет һәм якыннарыгызның игътибарын телим!

Бүген махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен һәм намусын яклаучы якташларыбызны искә алмыйча булдыра алмыйбыз. Җиңү көне - Россия халыклары горурлана торган бәйрәм. Бу дөньяны неонацистлар явызлыгыннан чистартып тынычлыкка юлны дәвам итүче солдат батырлыгы коне. Рәхмәт сезгә, сугышчылар, батырлыгыгыз, Ватанга риясыз хезмәт итүегез өчен! Бу канкойгыч сугышның җиңү байрагы Россия даны өчен яңа җиңүләрегезнең символы булсын!

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International