Асатова Бәхрәм Җәләл кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2024 елның 10 мае, җомга

Асатова Бәхрәм  Җәләл кызы юбилее белән район башлыгы урынбасары Гыйниятов Илнур Таһир улы һәм Балтач авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәдуллин Динар Имаметдин улы котладылар.

Асатова Бәхрәм  Җәләл кызы 1934 елның 10 маенда  Кама Тамагы районы Балтач авылында туган. Гаиләдә 11 бала туа. Шуларның иң кечкенәсе Бәхрәм апа.

Балтач мәктәбендэ 4 класс белем ала. Үсмер чорында туган апасына ияреп  Мәскәүгә китеп эшкә урнаша. 1959 елның 1 мартында Балтач авылы егете, сөйләшә алмый торган, Асатов Гомәр абыйга кияүгэ чыга. Ул вакытта Бәхрәм апа Мәскәүдән чираттагы ялга кайткан була.

Әле килен булып тошкән йортта аны тагын өч телсез каршы ала. (Кайнана, кайната һәм кайнананын кайнанасы) Билгеле бу адымны бөтен кеше дә ясый алмый. Бәхрәм апа: - «Ничек курыкмыйча кияүгә чыкканмындыр, хәзер дә куркып куям дип» - елмаеп искә ала ул чакларын.Тормыш иптәше авылда танылган балта остасы булып эшли. Авылда бик күп йөртлар аның кулы белән төзелгән. Бәхрәм апа колхозда фермада,ашханәдә пешекче булып эшли. Алар ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Икесе дә сау сәламәт, гаиләле булып яшиләр.

Гомәр абый белән алар бер берсенә терәк, кирәк булып 62 ел бергә матур гомер итәләр. 2020 елда Гомәр абый каты авырудан соң бакыйлыкка күчә. Хәзергесе көндә Бәхрәм апа кызлары тәрбиясендә гомер кичерә. Аның 4 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Җәй айларында авылга кайтып тора. «Тормышым бик рәхәт, балаларым, оныкларым кунактан кунакка гына йөртәләр, бик тәрбиялиләр,  шулай да бабай белән үткәргән көннәремне бик сагынам»-дип күз яшьләрен сөртә Бәхрәмия апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International