Татарстан бизнесына беренче тапкыр «Даман»партнерлык финанслау продукты буенча гарантияле ярдәм күрсәтелде

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслау программасы кысаларында Арча районы төзелеш компаниясенең «Даман» гарантия продукты буенча 1 млн сум күләмендә беренче поручительлек бирде.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге ярдәмендә Арча районы сәнәгать паркы резидентларының җитештерү объектларын төзү оешмасы сәнәгать паркы территориясендә төзелешне гамәлгә ашыру өчен кирәкле металл конструкцияләр сатып алу өчен 3 млн сум күләмендә «Мурабах–2024» продукты буенча Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды ярдәмен ала алды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды Россия ислам университеты белән берлектә ислам хокукы каноннарына туры килә торган һәм Татарстан Республикасы Мөселманнары диния идарәсе Улемнәр Советының 14.02.2024 елның 72 номерлы яңа финанс продуктының поручительлек бирү буенча рөхсәт ителүе турындагы рәсми карары нигезендә гамәлдә булган «ДАМАН» гарантия продуктын эшләде.

«Даман» партнерлык финанслау программасы кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фондының продукт буенча поручительлегенең максималь суммасы 50 млн сум тәшкил итә, поручительлек күләме йөкләмә суммасының 50% ка кадәр җитә.

«Даман» продукты ярдәмендә ислам хокукы каноннарын тотучы Татарстан Республикасы эшкуарлары шәригать нормалары нигезендә Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәменнән файдаланырга хокуклы.

Татарстан эшкуарлары гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, Тел.: +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп.

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International