МР Башлыгының Россия эшмәкәрлеге көне белән котлавы

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

Сезне Россия эшмәкәрләрлеге көне белән котлыйм!

Без бу көнне энергияле, инициативалы, иҗади-актив, үз эшләрен оештырып, аны уңышлы тормышка ашыручыларны котлыйбыз. Кешеләргә кирәкле товарлар сатып һәм хезмәт күрсәтеп, эшмәкәрләр икътисадны үстереп кенә калмыйча, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә дә үзләреннән өлеш кертәләр. Районда үз эшләрен алып баручы, социаль проблемаларны хәл итүдә актив катнашучы, Кама Тамагы муниципаль районын үстерүдә ярдәм итүче эшмәкәрләргә зур рәхмәт белдерәм. Сезгә билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телим.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International