24 майдан 25 майга кадәр Мөслим авылында муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында хатын кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.
Ярышларда 13 район катнашты. Ярышлар барышында Кама Тамагы районы командасы яхшы уен күрсәтте һәм 4 нче урынны алды.
Кызларыбызны котлыйбыз һәм аларга киләсе ярышларда уңышлар телибез