Һәлак булган Совет сугышчылары мемориалы янында чик сакчысы көненә багышланган тантаналы чара узды. Традиция буенча, Чик сакчылары җыр белән бергә һәлак булган якташларына обелиск янына киләләр.
Аларны Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм Кама Тамагы районы хәрби комиссары Таһир Сәхибназар улы Миннекаев сәламләделәр һәм бәйрәм белән котладылар.
Аннары обелискка венок һәм чәчәкләр салу тантанасы була. Тантаналы өлеш салют белән тәмамланды.