Самарада бадминтон буенча ярышлар

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Бадминтончылар 31 майдан 2 июньгә кадәр Самара шәһәрендә узган "Самара җәе" бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр ярышларыннан безнең район тупланмасына медальләр алып килделәр.

Безнең бадминтончылар тренерлар Ильиннар Альберт Петрович һәм Эльвира Альбертовна җитәкчелегендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:

3 урын - Вахитов Әмир парлы һәм катнаш разрядларда; 
3 урын - Гыйльметдинова Рамина катнаш разрядта;
3 урын - Шакиров Раил парлы разрядта;
3 урын - Дәүләтшин Егор - парлы разрядта; 
3 урын - Дәүләтшин Антон - парлы разрядта; 
3 урын Кузнецов Дмитрий парлы разрядта.

Медальдән бер адымда Шакирова Дилия калды, ул да бик яхшы уйнады 

Егетләрне котлыйбыз! Бик яхшы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International