«Татарстанны беләм» республика агарту акциясе кысаларында Затон урта гомуми белем бирү мәктәбендә әхлак дәресе узды, аның максаты-Ватаныбыз өчен патриотизм һәм горурлык хисләре тәрбияләү һәм туган якка мәхәббәт формалаштыру.
Кама Тамагы районы башлыгы балалар белән фән, технологияләр һәм тотрыклы үсеш өлкәсендәге казанышлар, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни мирасы турында сөйләште.