Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Дуслык" һәм "Көчле балалар" отрядлар балалары ГТО ВФСК нормаларын үтәделәр һәм Кама Тамагы муниципаль районында комплексны үстерүгә керткән өлешләре өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.
Россия Президенты карары буенча гамәлгә ашырыла торган «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты ярдәмендә безнең районда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын үтәү популярлык алуын дәвам итә.