Бала хокуклары буенча вәкаләтле Ирина Волынец җәйге ял буенча социаль сораштыру үткәрә

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Җәйге ял сезоны дәвам итә!

Балалар лагерьларында беренче сменалар сиздермичә узды, ә кайдадыр инде икенче смена тәмамланды, яңа тәэсирләр, идеяләр бар, димәк, безнең социаль сораштыруга кушылырга вакыт җитте, балалар лагерьлары тагын да яхшырак булсын өчен.

ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Балалар Советы, ата-аналар җәмәгатьчелеге ярдәме белән без ике сораштыру әзерләдек: өлкәннәр һәм балалар өчен. Без җавапларда эчкерсезлеккә һәм проблемаларны яшермәүгә өметләнәбез. Һәркемнең тавышы ишетеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, нәтиҗәләр буенча балалар ялын оештыруның сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерләнәчәк. Тизрәк сылтамалар аша узыгыз. Бергәләп җәйге ялны тагын да яктырак итәчәкбез.  Шулай ук балалардан һәм ата-аналардан кызыклы хикәяләр көтәбез, аларны бастырачакбыз.

Балалар өчен Анкета: https://forms.yandex.ru/u/6659c758e010db033ebe8a74/

Олылар өчен Анкета: https://forms.yandex.ru/u/665ed02602848f282a179e2a/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International