Татарстанлыларга террорчылык акты турындагы ялган хәбәр өчен җаваплылык турында искәрттеләр

2024 елның 9 июле, сишәмбе

Террорчылык актлары турында ялган хәбәрләр өчен җинаять җаваплылыгы яный. Бу хакта Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсендә искә төшерделәр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, соңгы вакытта республикада чит илләрнең электрон почта ящиклары сервисларыннан терактлар әзерләнүе турында хәбәрләр ешрак таралган. Шулай ук ТР территориясендә рөхсәтсез митинглар һәм йөрешләр уздыруга чакыручы телеграмма-каналлар саны артты.

Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре төбәк халкын провокацияләргә бирешмәскә, төрле чыганаклардан алынган мәгълүматны җентекләп тикшерергә һәм анализларга һәм хокук саклау органнарына мондый шалтыратулар турында хәбәр итәргә чакыра.

Моннан тыш, ведомствода республика халкына ТР территориясендә пилотсыз очу аппаратларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International