Кама Тамагында "Автоледи – 2024"исемле хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы буенча район конкурсы узды.
Ярышларда 8 талантлы хатын-кыз катнашты. Ярыш ике этаптан тора: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне тикшерү һәм шәһәр шартларында автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен сынау.
Конкурсның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр булдылар:
Җиңүчеләрнең барысы да дипломнар һәм үз казанышлары өчен кыйммәтле призлар белән билгеләнде. Шулай ук беренче урынны алган катнашучы Казанда узачак конкурсның республика этабында район исеменнән чыгыш ясау мөмкинлеге алды.
"Автоледи – 2024" район конкурсы катнашучылар өчен бәйрәм генә түгел, ә аларның профессиональлеге һәм осталыгы расланды.