Атналык планерка

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Кама Тамагы районы хакимиятендә эш атнасы район башлыгы тарафыннан оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык планеркадан башланды, анда агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышынды, узган атнага йомгак ясалды.

  • Инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау турындагы законнардагы үзгәрешләр турында Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Тамагы районы буенча филиалы мөдире Кадырова Наталья Геннадьевна хәбәр итте.
  • Кама Тамагы районы буенча КККНЫ чыгару һәм урнаштыру турында СЭС регион ҖЧҖ бүлекчәсе җитәкчесе Хәлилов Руслан Ростамович сөйләде.
  • Муниципаль район Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Хәйруллин Рамил Рәис улы 2025 елда кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтыру өчен тавыш бирү уздыру турында мәгълүмат бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International