"Бердәм Россия"автобус марафоны

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

"Бердәм Россия" автобус марафоны Кама Тамагы районына килде. Чара кысаларында спикерлар җирле мәдәният йортында халык белән очраштылар, төзекләндерү, СВО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә, мохтаҗ категория гражданнарга ярдәм итү буенча идеяләр һәм тәкъдимнәр турында фикер алыштылар һәм башка мәсьәләләрне карадылар.

Очрашуда «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, Казан федераль университеты юридик факультетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов, «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры, бер мандатлы 45 нче Апас сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат Айдар Таһиров катнашты. Очрашуда шулай ук район башлыгы Наил Вазыхов та катнашты. Модератор булып «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты, Бердәм сайлау округы буенча җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлыгына кандидат Илшат Әминов чыгыш ясады. 

Район халкын төзекләндерү, яңа объектлар төзү, инженерлык челтәрләрен һәм коммуникацияләрне яңарту мәсьәләләре борчыды. Халыкка Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның узган атнада аларны яңартырга һәм шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк программаны игълан итүен искә төшерделәр. Очрашу кысаларында Татарстанда һәм Кама Тамагы районында милли проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International