Район башлыгының Белем көне белән котлавы

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Кадерле мәктәп укучылары һәм студентлар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар! 

Белем көне белән чын күңелдән котлауларны һәм яңа уку елы башлану уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез!

Бу көзнең иң матур һәм якты бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне һәр гаилә дулкынланып көтә, һәр дәреснең, һәр яңа уку көненең мәктәп баласы тормышында мөһимлеген аңлап. 

Ата-аналарга һәм педагогларга илһам һәм зирәклек, һөнәри һәм иҗади җиңүләрдән шатлык телим! Сез белем юлыннан атлаган балаларыгыз белән горурланырсыз дип ышанам. 

Барлык укучыларга һәм студентларга укуларында уңышлар телим! Яңа уку елы һәркем өчен кызыклы һәм уңышлы булсын, ачышлар һәм яңа казанышлар шатлыгы китерсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International