Зиннурова Асия Шакирҗан кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

Зиннурова Асия Шакирҗан кызын юбилее белән район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм авыл җирлеге башлыгы Рамил Миңнегази улы Вафин котладылар.

Зиннурова Асия Шакирҗан кызы 1934 елның 8 сентябрендә Кама Тамагы районының Олы Салтык авылында Шакирҗан һәм Шәмсеруй гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлагач, абыйлары һәм апалары белән бергә урман кисәргә, икмәк ташырга йөрде. Аннары колхозда сарыклар, бозаулар, дуңгызлар карый. 1956 елда авылдашы Шәехзадәгә кияүгә чыга, 5 бала үстерәләр.

Бүген Асия апа олы яшьтә, кече улы карамагында яши. Кызларым бу йортта еш кунак булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International