Ә бездә юбиляр

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

Якташыбыз Зиннурова Асия Шакирҗан кызын бергәләп котлыйк! Бүген ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә! 

Асия Шакирҗан кызы 1934 елның 8 сентябрендә Олы Салтык авылында Шакирҗан һәм Шәмсеруй гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 

Өлкән буын кешеләренең күпчелегендәге кебек үк, Асия Шакирҗановнаның да намус белән үткән зур һәм авыр тормыш юлы артта калды.

Асия апа юбилеен өйдә тавыш биреп, гражданлык бурычын үтәде 🗳 ️ 

Без юбилярны чын күңелдән котлыйбыз һәм фидакарь хезмәте, районыбыз үсешенә социаль-икътисадый өлеше өчен баш иябез. Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм күңел күтәренкелеге телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International