Традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренә старт бирелде.
Кама Тамагы халкы үз продукциясен Казан шәһәрендә узган ярминкәдә тәкъдим итте.
Районыбыз авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре ит, балык, сөт һәм яшелчә продукциясе алып кайттылар. Биредә бәяләр кибетнекеннән түбәнрәк.
Иртә булуга карамастан, демократик бәяләрдән табигый авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга теләүчеләр бик күп иде. Шулай ук мәйданда чәй эчү һәм концерт программасы оештырылган иде.