Бүген район учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә актуаль мәсьәләләрне карадылар һәм фикер алыштылар:
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып - җыю кампаниясенең барышы турында Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы сөйләде.
Яңа 2024-2025 уку елында спорт төркемнәрен туплау, секцияләр һәм күнегүләр турында «Кама Тамагы муниципаль районы спорт мәктәбе»МБУ директоры Ильина Эльвира Альберт кызы сөйләде.