Җамалиева Хәлимә Әдһәм кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2024 елның 20 сентябре, җомга

Җамалиева Хәлимә Әдһәм кызын юбилее белән район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов котлады.

Җамалиева Хәлимә Әдһәм кызы 1929 елның 20 сентябрендә Клянчеево авылында күп балалы гаиләдә туа. Гаиләдә 6 бала була. Балачагы сугыш елларына туры килә. Бу вакытта тормыш бик авыр иде. Ул ачлык та, салкын да кичерде, төрле катлаулы эшләрдә эшләргә туры килде.

1947 елда әтисе үлә һәм алар Олы Кариле авылына күчеп киләләр. Анда ул сыер савучы булып эшли. Бәби авылында кунакта булып, Хәлимә апа матур гармунчы Фатыйх белән таныша. Аны армиягә озата бара һәм хезмәттән соң, 1953 елның 1 мартында, аңа кияүгә чыга. Гаиләдә 4 бала туа. 

Хәзерге вакытта Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында улы һәм килене белән яши. Күп бүләкләре бар, «хезмәт ветераны»исеменә лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International