"Татарстан кроссы-2024" спорт чарасы

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Үзәк стадионда «Татарстан кроссы-2024» массакүләм спорт чарасы узды, анда кросс белән йөгерүне һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар җыелды.

Ярышларда катнашучыларны старт алдыннан район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов сәламләде.

Ярышлар яшь категорияләре буенча үткәрелде. Беренче булып стартка укучылар чыкты. Алар артыннан өлкән сыйныф укучылары, район халкы һәм хезмәт коллективлары да иярде. Җанатарлар кычкырып хупладылар һәм йөгерүчеләрне дәртләндереп җибәрделәр.

Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International