Сәламәтлек саклау министры Кама Тамагы районында булды

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Район хакимиятендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин белән киңәшмә узды.

Эшлекле киңәшмәдә Кама Тамагы районы Башлыгы, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы, Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе баш табибы, район хастаханәсе коллективы катнашты.

Марсель Мансурович үз чыгышында җыелучыларны Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау системасы турында таныштырды.

Диспансерлаштыру һәм аны поликлиникада оештыру процессына, фельдшер-акушерлык пунктларының бу юнәлештәге эшенә җентекләп тукталды. Диспансеризация "Сәламәтлек саклау"милли проекты буенча үткәрелә. Наркология паспорты тәкъдим ителде, алкоголь кулланудан үлүчеләр санын киметү потенциалы билгеләнде. Демографик вәзгыять тәфсилләп тикшерелде.

Марсель Мансурович чыгышы дәвамында зал белән аралашты, утырышта катнашучыларның фикерләре белән кызыксынды. Киңәшмә тере диалог режимында узды, анда катнашучылар фикер алышуда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International