Атналык планерка

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Кама Тамагы районы хакимиятендә эш атнасы район башлыгы урынбасары тарафыннан оешма-предприятие җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык планеркадан башланды, анда агымдагы мәсьәләләр каралды, узган атнага йомгак ясалды.

Районда гриппны профилактикалау (вакцинация) турында «Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе»ДАССОның баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы мәгълүмат бирде.

Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында Кама Тамагы муниципаль районының «мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Гыймадеева Елена Александровна сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International