Район башлыгы отпускка килгән махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Мондый һәр чара-балаларның актуаль сорауларын белү, китерелгән гуманитар ярдәм турында кире элемтәне ишетү, хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлеге.
Сугышчылар Наил Альберт улына гуманитар ярдәм җыюны һәм илтеп җиткерүне оештыруда актив катнашканы өчен хәрби часть батальоны командирының Рәхмәт хатын тапшырдылар.