МР башлыгының Укытучылар көне белән котлавы

2024 елның 5 октябре, шимбә

5 октябрь 2024.- Укытучылар көне

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!

Иң җылы котлауларны һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән кабул итегез!

 Күркәм традиция буенча, октябрь башында без әлеге игелекле һөнәрне сайлаган кешеләрне хөрмәтлибез һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Сез балаларга дөньяны һәм үз-үзеңне танып белергә ярдәм итәсез, аларны үз көчеңә ышанырга өйрәтәсез, аларга белем һәм күңел саласыз.

Хөрмәтле педагоглар! Балаларыгызны кайгыртуыгыз, сабырлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәтемне белдерәм!
Күңелегездә Һәрвакыт игелек һәм зирәклек мул булсын, үз эшегезгә чын күңелдән бирелгәнлек ялкыны янсын.

Кадерле укытучылар, сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек, оптимизм, авыр, әмма шундый мөһим хезмәтегездә уңышлар телим.

 

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А. Вазыхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International