Атналык планерка

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Бүген район учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә узды.

Киңәшмә Блольшесалтык авыл җирлеге башлыгы Вафин Рамил Миңнегаҗи улын СВО зонасында хәрби бурычларны үтәүче хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюны оештыруда актив катнашканы өчен хәрби часть батальоны командирыннан бүләкләүдән башланды.

Киңәшмәдә актуаль мәсьәләләрне карадылар һәм фикер алыштылар:

  • Авыл җирлекләренең сайлау округларын яңа срокка төзү турында;
  • Гражданнарның үзара салым акчаларын үзләштерү һәм грант ярдәме турында;
  • 2024 елда Кама Тамагы районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның мәшгульлеге турында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International