17 октябрьдә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиевның җәмәгать кабул итү бүлмәсе Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы эшкуарлары өчен онлайн бизнес-интенсив үткәрәчәк.
Чара «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында уздырыла һәм муниципаль районның эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләренең үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча булган мөмкинлекләре турында хәбәрдарлыгын арттыруга, шулай ук интернет-сәүдә һәм логистиканы үстерүгә юнәлдерелгән.
Бизнес-интенсивның өйрәтү модульләре кысаларында чакырылган экспертларның чыгышлары планлаштырылган:
Чара онлайн-форматта узачак
Онлайн бизнес-интенсивның башлану датасы һәм вакыты: 17 октябрь 11:00 сәгатьтә
Район эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләр чакырыла. Керү ирекле