Өлкәннәр ункөнлеге

2024 елның 11 октябре, җомга

Өлкәннәр көненә пенсионерларга һәм хезмәт ветераннарына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү күркәм традициягә әверелде.

Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов исеменнән азык-төлек җыелмалары районыбызның ялгыз өлкәннәренә тапшырылды, "Август-Кама Тамагы" ҖЧҖ һәм "Олы Кариле" ҖЧҖ компанияләре лаеклы ялда булган хезмәткәрләрен котладылар.

Очрашулар җылы шартларда уза, өлкәннәр кунаклар белән рәхәтләнеп аралаша, авыл җирлекләре башлыклары үз чиратында халыкның сәламәтлеге һәм проблемалары белән кызыксына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International