Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү
сәнәгате хезмәткәрләре, ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Авыл хуҗалыгы тармагы бүгенге көндә зур үзгәрешләр кичерә. Ләкин нинди генә яңа технологияләр уйлап табылмасын, без һәрчак сезнең тәҗрибәгезгә һәм хезмәтегезгә таянабыз. Җиргә карата хуҗаларча мөнәсәбәтегез, җаваплы булуыгыз белән сез агросәнәгать комплексы үсеше өчен уңай шартлар тудырасыз.
Зур тырышлык һәм көч таләп итүче хезмәтегезгә чын ихластан бирелгән булуыгыз, сабырлыгыгыз, эш сөючәнлегегез күңелләрдә ихтирам хисе уята. Иртәдән кичкә кадәр, ялларсыз хезмәт куеп, киләчәктә дә куелган максатларга ирешерсез һәм районның икътисади үсешендә тотрыклылыкны тәэмин итәрсез дип ышанып калам.
Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлавыгыз, иңнәрегезгә алган авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!
Кама Тамагымуниципаль район башлыгы Н.А. Вазыхов