Партиянең җирле бүлегенең XXXVI конференциясе

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Кама Тамагы бердәмроссиялеләр XXXVI конференция уздырдылар. «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе секретаре Вазыхов Наил Альберт улы җитәкчелек итте.

Конференциядә ике мәсьәлә каралды.

Беренче мәсьәлә буенча «Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы бүлекчәсе башкарма секретаре Алинә Хәниф кызы Миңнегалиева чыгыш ясады. Ул җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашу буенча «Бердәм РОССИЯ " партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең сайлау кампаниясе йомгаклары турында хисап бирде;

Икенче мәсьәләнең темасы «Бердәм РОССИЯ»партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе җирле сәяси советы составын ротацияләү булды. Кама Тамагы районы буенча «Бердәм РОССИЯ» партиясе фракциясе җитәкчесе Илнур Таһир улы Гыйниятов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International