Безнең районга "Россия йөрәге"гаилә учагы уты салынган капсула килде

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Кама Тамагы районына "Россия йөрәге"гаилә учагы утын тутырган капсула килде. Эстафетаны Югары Ослан авылында безнең районнан Рәшит һәм Флүрә Хәйруллиннар кабул итте. 
 
Хәйруллиннар гаиләсе инде ярты гасыр бергә гомер итәләр, алар 1974 елның 23 августында никахларын теркәгәннәр. Юбилярларыбыз, бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсен саклап, берничә сынау үттеләр, ике гүзәл кыз үстерделәр, өч оныкларын көттеләр. 
 
Утны Муромадагы Изге Троица монастыреннан махсус лампада алып килгәннәр. Бу шәһәрне православие изгеләре Петр һәм Феврония ватаны дип саныйлар. Учактагы утны 12 лампадага күчерделәр. Аларны барлык федераль округларга һәм яңа төбәкләргә китергәннәр, аннан бөтен ил буйлап таратканнар. Аның бер өлешен Татарстанга да алып килгәннәр. Бөтенроссия гаилә учагы уты гаиләдән гаиләгә тапшырыла. 
 
Капсула ЗАГС бүлегендә киләсе сишәмбегә кадәр булачак, аннан соң, республика районнары буйлап юлын дәвам итеп, Тәтеш районына юл тотачак. Бу акция Гаилә елы кысаларында уздырыла, гаилә кыйммәтләренең һәм традицияләренең мөһимлеген ассызыклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International