Бөек Җиңүне бәйрәм итү алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау күркәм традициягә әверелде. Бу ел да искәрмә булмады.
Җиңү көне алдыннан район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов, район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Газинур Әфхәт улы Габидуллин, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина, «Богородский рай» үзәге директоры Наталья Юрьевна Зиннәтова һәм Яшь армияче Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.Бөек Җиңүгә бәһасез өлеш керткәннәре, Ватаныбызның тынычлыгы һәм азатлыгы өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, нык сәламәтлек, бәхет, игелек теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Макарычев Николай Михайлович һәм Ногманов Вазыйх Җиһаншевич - якынлашып килүче бәйрәм геройлары.
Батырлыгыбыз, ныклыгыбыз, киләчәгебезгә керткән өлешебез һәм лаеклы үрнәгебез өчен баш иябез!