Атналык планерка

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

Кама Тамагы районы Советының утырышлар залында киңәйтелгән киңәшмә узды, аны район башлыгы урынбасары Гыйниятов Илнур Таһир улы үткәрде. Анда учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм фикер алышынды:

Май бәйрәмнәрен уздыру чорында куркынычсызлык чаралары турында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре Россиев Дмитрий Михайлович сөйләде.

Торак пунктлар территорияләрен төзекләндерү буенча ачыкланган хокук бозулар турында инфраструктура үсеше бүлегенең баш белгече (Административ хокук бозулар мәсьәләләре буенча), административ комиссия секретаре Геннадий Иванович Вахромов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International