Кама Тамагы районының сынау үзәгендә гаилә командалары арасында ВФСК ГТО фестивале узды. Бу якты һәм мавыктыргыч вакыйга районыбызның иң актив гаиләләрен җыйды, алар үзләренең көчләрен, чыдамлыкларын һәм спорт рухын күрсәттеләр.
Гаилә командалары физик әзерлекләрен һәм координацияләрен тикшергән төрле сынауларда көч сынаштылар. Катнашучылар бик күп уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алдылар.
Чара йомгаклары буенча:
1 нче урынны 779 балл белән МИҢНУЛЛИНнар гаиләсе алды;
2нче урын-457 балл белән Дәүләтшиннар гаиләсе.
Фестивальдә катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез! Алга таба да спорт казанышлары һәм яңа җиңүләр телибез!
Чара 2025 елда тәмамланган «Демография» милли проектына алмашка килгән «физик культураны һәм спортны үстерү»дәүләт программасы максатларына һәм бурычларына туры килә.