«Яз һәм Хезмәт бәйрәменә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иҗтимагый чараларны әзерләү һәм уздыру чорында террорчылыкка каршы өстәмә чаралар турында " белешмәлек
Шикле кешеләргә, предметларга, теләсә нинди шикле вак-төяккә игътибар итегез.
Шулай ук пилотсыз очу аппаратларына (дроннарга) игътибар итегез. Әгәр дә сез мондый дронны күргәнсез икән-бу хакта хокук саклау органнары хезмәткәрләренә хәбәр итегез.
Бигрәк тә сезонга туры килмәгән кешеләрдән сакланыгыз (әгәр сез җәй көне плащ яки калын куртка кигән кешене күрәсез икән-игътибарлы булыгыз - мондый кием астында террорчылар еш кына бомбалар яшерә, аннан ераграк торырга һәм аңа хокук саклау органнары хезмәткәрләренең игътибарын юнәлтергә кирәк).
Зур сумкалы һәм чемоданлы кешеләрдән сакланыгыз, бигрәк тә алар мондый йөкләр өчен яраксыз урында булса.
Игътибарлы булыгыз, шикле кешеләрнең билгеләрен, аларның йөзләрен, киемнәрен, исемнәрен, кушаматларын, мөмкин булган яра эзләрен һәм татуировкаларын, сөйләм һәм үз – үзеңне тоту үзенчәлекләрен истә калдырырга тырышыгыз һәм аларны үзегез туктатырга тырышмагыз-сез аларның беренче корбаны була аласыз.
Үз-үзләрен адекват тотмаучылардан, нервланып, куркып, тирә-ягыгызга каранып, киемнәрегездә яки багажыгызда нәрсәнедер тикшереп, максималь ераклыкка китәргә тырышыгыз.
Әгәр дә сез шикле кешедән ераклаша алмыйсыз икән, аның йөзе мимикасын күзәтегез, белгечләр раславынча, терактка әзерләнүче җинаятьче гадәттә гадәттән тыш игътибарлы күренә, иреннәре тыгыз итеп кысылган, яки акрын гына хәрәкәтләнә.
Чит кешеләрдән беркайчан да пакетлар һәм сумкалар алмагыз, Сумкаларыгызны караучысыз калдырмагыз.
Әгәр шартлау, янгын булган икән, сез көчле шау – шу һәм кычкырулар ишетәсез-кичекмәстән эвакуациягә керешегез. Бу хакта күршеләргә кисәтегез, үзегез белән документлар һәм акча алыгыз. Бинадан оешкан төстә чыгып китегез. Ташландык бинага җаваплы затларның рөхсәтеннән соң гына кайтыгыз.
Нәрсә генә булмасын, паникага бирелмәскә тырышыгыз
Массакүләм чаралар, транспортта йөрүләр вакытында уяу булыгыз.
Шикле кешеләргә, калдырылган сумкаларга, пакетларга, төргәкләргә, балалар уенчыкларына һәм башка хуҗасыз әйберләргә игътибар итегез. Әгәр дә сез онытылган яки хуҗасыз әйбер тапсагыз, карарга, кармалап тикшерергә тырышмагыз. Тимәгез, күчермәгез, ачмагыз, тибмәгез - анда шартлаткыч җайланма булырга мөмкин.
Балаларга урамда табылган теләсә нинди предмет куркыныч тудырырга мөмкинлеген аңлатыгыз.
Бала белән бергә мөһим шәхси мәгълүматны өйрәнегез. Ул үзенең исемен, фамилиясен, адресын, ата-аналарының исемнәрен һәм эш урыннарын белергә тиеш. Балага шуны аңлатыгыз: әгәр ул югалган икән, курыкмаска, паникага бирелмәскә кирәк. Ярдәм сорап өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр кибеттә югалган икән – кассирга, сатучыга яки каравылчыга, урамда – полицейскийга.
Үзегезнең балаларыгызга таныш булмаган кешеләргә, алар кем булып танышсалар да, ишекләрне ачарга ярамый, дип гел әйтегез. Ата-аналарның үз ачкычлары бар, ә калганнарга әти-әнисез ачарга ярамый, хәтта алар тәртипле күренсәләр дә. Балаларыгызга аңлатыгыз, сезнең йортка беркем дә килә алмый һәм сезнең исемнән ниндидер әйбер, акча сорарга, тәм-томнар тапшырырга, өйгә кертергә яки баланы әнисе янына алып килергә.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта объект администрациясе, проводниклар, машина йөртүчеләр киңәше буенча эш итегез. Алар булмаганда-хәлләр буенча, паникасыз һәм ашыкмыйча куркыныч объекттан китәргә тырышып.
Террорчылык куркынычы барлыкка килгән очракта телефон аша яисә шәхсән гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ФСБ, эчке эшләр министрлыгы һәм башка хезмәтләрнең территориаль бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.:
Ашыгыч һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта бердәм номер-112
Мобиль җайланмадан оператив хезмәтләр белән ашыгыч элемтә өчен номерлар: 101, 102, 103; стационар телефоннардан: 01, 02 һәм 03