30 апрельдән дә соңга калмыйча 2024 елда керем алган һәм декларацияләнергә тиешле барлык гражданнар салым органнарына 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш.
Мәҗбүри декларацияләүгә якын туганнардан булмаган мөлкәтне сатудан, мөлкәтне арендалаудан һәм бүләк итүдән кергән керемнәр, Россия Федерациясеннән читтәге чыганаклардан кергән керемнәр, төрле отышлар рәвешендәге керемнәр, башка керемнәр керә.
3-НДФЛ декларациясен керем алганда 30 апрельгә кадәр үзеңнең исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшырырга кирәк.
Шул ук вакытта 30 апрельдә декларация тапшыруның иң чик срогы салым тотып калуларын (н-р, мөлкәти социаль) алуга кагылмый.бу очракта 3-НДФЛ декларациясен ел дәвамында теләсә кайсы вакытта җибәрергә мөмкин.
3-НДФЛ декларациясен «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы аша тапшыру уңайлырак, анда мәгълүматларның күп өлеше алдан тутырылган инде. Шәхси кабинет мөлкәти яисә социаль салым тотып калуларын алу максатларында салым декларацияләрен тапшыру өчен дә уңайлы.
Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 3 нче районара салым инспекциясе 3-НДФЛ декларациясен 30 апрельдән дә соңга калмыйча тапшырырга, декларациядә күрсәтелгән НДФЛны 15 июльдән дә соңга калмыйча түләргә кирәклеген искә төшерә.
Физик затларның керемнәрен декларацияләү турында тулырак мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәте сайтының промостраницасында белергә була.