Кама Тамагында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү обелиск янындагы мәйданда тантаналы чарадан башланды.
Ватаныбызның намусы, азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән якташ сугышчыларның Изге батырлыгы истәлегенә район мәдәният йорты мәйданындагы мемориалга чәчәкләр салынды. Советлар Союзы Герое Михаил Чирков исемендәге кадет интернат-мәктәбе укучылары төгәл тезелеш белән хәрби дан гирляндасын салдылар.
Җыелган барлык Кама Тамагы халкын сәхнәдән Җиңү көне белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыхов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Якунин Леонид Александрович һәм Кама Тамагы районы хәрби комиссары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дәүләтшин Рәмис Хәмит улы котладылар.
Соңыннан үзәк мәйданда район үзешчәннәре көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты дәвам итте. Матур вокал һәм бию номерлары тамашачыларны шатландырды.