Атналык планерка

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

Кама Тамагы районы Советының утырышлар залында киңәйтелгән киңәшмә узды, аны район башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы алып барды. Анда учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм фикер алышынды:

Кама Тамагы муниципаль районының социаль-икътисади үсеше турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Хәлим кызы Хәбибуллова сөйләде.

Җәйге каникул вакытында балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру турында «Кама Тамагы муниципаль районы мәгариф идарәсе»МКУ башлыгы Гимадеева Елена Александровна сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International